1 октября состоялся концерт художественной самодеятельности в рамках фестиваля “Моя малая Родина”.

Горурлык хисе белән

   Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактарлык уңган халкы,  моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан  Карабаш авыл советы авыл биләмәсе  авылдашларын, якташларын, райондашларын   район  мәдәният сараена  җыйды. Фойедан ук бирегә килүчеләрне якты йөз, күтәренке кәеф, икмәк – тоз, җыр – бию  белән каршы алып, карабашлылар “Туган ягым- яшел бишек” дип исемләнгән  күргәзмә белән таныштырды.  Бүгенге көндә авыл биләмәсендә инфраструктура яхшы үсеш алган: ике фельдшер- акушерлык пункты, ике мәдәният йорты, бер китапханә, мәктәпләр бар. Аларның барысының да эшчәнлеге, төбәкнең уңганнарга, талантларга бай булуы күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспозицияләрдә, стендларда, һәр авылга багышланган альбомнарда чагылды. Әйе, карабашлылар киң кырлы иҗатчылары белән дә горурлана.  Чигелгән, бәйләнгән әйберләр, картиналар, авылның күренекле кешеләренә багышланган стендлар беркемне дә битараф калдырмады, әлбәттә.  Гүзәл Муллагалиева,Римма Гарифуллина,Раушания Шәрәфетдинова,Рәсимә Насретдинова, Римма Локманова, Раушания Хөрмәтуллина, Раушания Баязитова, Карабаш урта мәктәбе, Иштирәк филиалы укучыларының  оста куллары иҗат иткән күңел җәүһәрләрен һәркем зур соклану белән карады.

  Тамашада «Илеш телерадиокомпаниясе»МАУ операторы Илшат Хәдимуллин тарафыннан әзерләнгән, авыл тарихын, Бөек Ватан сугышы чоры һәм аннан соңгы елларда төбәкне төзекләндерү, яңа сулыш алу вакытын, гомумән, бүгенге көнгә кадәр тормышны тасвирлаган видеофильм өлкән һәм урта буын вәкилләренә яшьлекләрен искә алып, тарихны күз алдыннан үткәрергә,балачакның кабатланмас мизгелләренә байкау ясарга мәҗбүр итте.     Мәдәният йорты тамырлары шушы төбәк белән бәйләнгән, бүгенге көндә читтә яшәп, эш – гамәлләре белән туган якның горурлыгы булып гомер кичерүче авылдашларны да җыйды.  Озак еллар күрешмәгән якташларны очраштырды бу кичә.

  Концертны ачып, Карабаш авыл советы авыл  биләмәсе башлыгы Равил Шәңгәрәев, «Мир» кооперативы рәисе Раил Ганиев  тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды. Арытаба сәхнә түренә бер – бер артлы мәртәбәле кунаклар күтәрелде. «Кызыл таң» республика гәзитенең баш мөхәррире, философия фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов,  БРның атказанган нефтьчесе Рафыйк Нәгыймуллин, беренче класслы очучы Альберт Ялалов, БРның атказанган төзүчесе Мәүлидә Идрисова,БРның  атказанган артисты Фирдүс Шәрәфуллин, Аскын районында мировой судья булып эшләүче Рәис Миркасыймов үз туган ягы белән горурлануын белдереп, һәрбарчасына изге теләкләрен юллады, музыкаль күчтәнәчләрен тәкъдим итте.

     Тарих битләренә күз салсаң, 1991 ел –  Советлар Союзының таркалуы белән бәйле катлаулы чорларның берсе. Нәкъ шул вакытта биредәге хуҗалыкка Иршат Мостафин рәис итеп сайлана. Эшне яңача оештыру нәтиҗәсендә авыл тиз арада үсеш ала, яшәү яхшыра. «Мир» хуҗалыгы районда гына түгел, республикада данлана. Иршат Нәҗих улының эшен улы Илдар Иршат улы лаеклы дәвам итә. Бүгенге көндә ул  – муниципаль район хакимияте башлыгы. Аның җитәкчелегендә планлаштырылган һәр чара, куелган максатлар, бурычлар туган төягебезне чәчәк аттыруга, халыкның яшәешен  яхшыртуга юнәлтелгән. Районыбыз шуңа да ышанычлы адымнар белән яңа үрләргә кыю атлый. Хакимият башлыгы Илдар Мостафин, шулай ук шушы төбәктә туып – үскән, районда М.Горький ис. кооперативны җитәкләгән Иршат Гыйльфанов, «Иш – Тау» җәмгыяте директоры, муниципаль район Советы рәисе Хәмит Узаманов та чыгыш ясап, сәхнәгә күп талантларны бергә җыйган бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады, авылдашларга изге теләкләрен җиткерде.

    Концертны әзерләүче, сәхнәләштерүче режиссер Римма Искужина җитәкчелегендәге, Альмира Закирова һәм Рәлия Мәгъдәнова алып баруындагы   программа (хореограф – Ф.Камалова)  күмәк биюләр, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Биш китап авторы, Русия һәм БРның Язучылар, Журналистлар берлеге әгъзасы Зәлифә Кашапова шигырьләрен тәкъдим итсә, кунак булып кайткан РФның атказанган артисты Фәнәви Сәлихов, С.Сәйдашев ис.төбәк конкурсы, «Йолдызлар фабрикасы», «Ягымлы яз» конкурслары лауреаты, якташыбыз Наил Әнәсов, Фәйрүзә Нурыева, Азамат Хәлилов, Илнар Гыйльметдинов, Флүзә Абдуллина, Марат Муллагалиев һ.б.  җырларын көчле тавыш белән башкарып, туган авылның табигатен, аның эшчән халкын, кыю, дәртле яшьләрен, бай тәҗрибәле өлкән буын кешеләрен күз алдыннан үткәрергә мәҗбүр итте. “Салават күпере» халык уен кораллары ансамбленең башкорт һәм татар көйләреннән тезмәне бердәм булып, бер-берсен тыңлап, көйләрне тигез, матур яңгыратуы залдагыларның күңеленә хуш килде. Тип-тигез басып, матур, чагу киемнәрдә җитез хәрәкәтләр белән биюче яшьләр концертның төп бизәге булгандыр  дисәк тә, ялгышмабыз. Кызлар һәм егетләр вокалы җырларны үзенә генә хас моң белән, ике тавышта, тигез ритмда югары дәрәҗәдә башкаруы да залда утыручыларны битараф калдырмады. Сәхнәдә яшь һәм урта буын вәкилләренең чыгышы бер-бер артлы алышынып кына торды, тамашачы аларны көчле алкышларга күмде.   Кичә барышында экранда авылның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган кадрлар тәкъдим ителде. Карабашлылар Бөек Ватан сугышы ветераннарын, төрле орден – медальләргә, югары исемнәргә лаек булган авыл уңганнарын, якташларын зур хөрмәт белән искә алды, чараны оештыручылар матди ярдәм күрсәтүче спонсорларга зур рәхмәтен җиткерде.

   Концерттан соң   Иштирәктә туып – үскән, Уфада яшәүче хезмәт ветераны Гыйльмия Шестакова(Ногъманова)алган тэссоратлары белән бүлешергә ашыкты: «Читкә чыгып киткәнемә 53 ел тулды. Чарада сабакташларымны, кардәшләремне күреп  шатландым, хатирәләрне яңарттык, тагы очрашырга сүз куештык. Кичәдә авылдашларым өчен, үземнең шушы төбәктән булуыма горурланып утырдым, оештыручыларга зур рәхмәт», – диде ул.

  Менә шулай уйланылып төзелгән эчтәлекле сценарий буенча барган тамашаны карап, һәркем җанына рәхәтлек алды һәм туган якка ярату тойгысы тагы да артып, горурлык хисе белән таралышты һәр тамашачы.

                                                                                                                          Лилия Йосыпова