Урындагы инициативаларны яклау программасын тормышка!

 1 декабрь көнне  Яңа Куктау авылы  мәдәният йортын ачу тантанасы булып үтте. 

Урындагы инициативаларны яклау программасы авыл жирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Бүгенге көндә Башкортстан Республика һәм район хакимиәте  халыкның көн курешен якшыртуга зур әһәмият бирә. Авыл биләмәләре шушы программага   кереп, халык белән берлектә нинди дә булса социаль биналарны  ремонтлый.                                                                          Узган елны шушы программа нигезендә  Карабаш авылы мәдәният йортының түбәсе профнастилга алыштырылды, яңа евро тәрәзәләр, яңа ишекләр куелды, жылылык системасы тулысынча алмаштырылып, мәдәният учагы яңа сулыш алды.     Агымдагы елда Яңа Куктау авылы  мәдәният йортында бу җәһәттән гомүм җыелыш оештырылып, алдан уздырылган анкеталар нәтиҗәләренә ярашлы, өстенлекле проект билгеләнде. Башка проектлардан тыш, авыл мәдәният йортына  һәм шушы бинаның эчендә урнашкан фельдшерлык пунктына ремонт кирәклеге аеруча хуплауга лаек булды. Кирәкле документлар әзер булгач, проект тиешле җирдә конкурстан иң беренчеләрдән булып, 100 баллның 98-ен жыеп, җиңү яулады һәм  яңарту эшләре башланып та китте.                                                                              Бу җәһәттән республика бюджетыннан – 950 мең., районнан – 142 мең 500 сум күләмендә акча бүленде. Программа таләпләренә ярашлы,  узебезнең «МИР» хужалыгы да читтә калмады.                                                                                                Шулай ук, авыл халкы арасыннан инициатив төркем оештырылып, Зәлифә Закирова, авыл советы депутатлары Рамил Габдуллин, Илиза Мослохова җитәкчелегендә халыктан 147 мең сум акча жыелды.                                                          Сметада каралганнан тыш район бюджетыннан  588 мең  акча буленеп, мәдәният йортының түбәсе профнастилга алыштырылды, фельдшерлык пунктының үзенә аерым керү булмәсе булдырылып, аның алдына фасад эшләнде, калган барлык тәрәзәләр дә евро тәрәзәгә алыштырылды, яңа ишекләр куелды. Бу эшләр район хакимияте башлыгы Ильдар Иршат улының ярдәме белән эшләнде. Аңа зур рәхмәт белдерәбез һәм эшендә зур уңышлар, тазалык телибез.                                              Бердәм тавыш белән билгеләнгән эш күләме тәмамланды һәм, ниһаять, мәдәни учакның алгы өлеше профнастил белән тышланды, яңа евро тәрәзәләр, яңа ишекләр куелды, җылыту системасы тулысынча алыштырылды, яңадан идән түшәлде, стеналар тигезләнеп буялды, фельдшерлык пунктына су кертелеп, җылы су бирелде.  Барыгыз да күрүегезчә, мәдәният йорты  һәм фельдшерлык пункты бугенгесе көндә танымаслык булып үзгәрде.  Бу эшләрне «Сантехник» җәмгыяте җиренә җиткереп, җаваплылык белән башкарып чыкты һәм халык рәхмәтенә иреште. Шушы форсаттан файдаланып, жәмгыять җитәкчесе Шамсиев Рәис Хисам улына, штукатур-маляр    Халикова Клара  Флюр кызына, Яңа Куктауда яшәүче Сәләхов Альмир Мәгнави улына авыл халкы исеменнән һәм үземнең исемнән зур рәхмәтемне белдерәсем килә.                                                                                  Әйтеп үтәргә кирәк, Яңа Куктау авылы халкы бу көнне бик нык түземсезлек белән, зур өметләр баглап көтеп алды, чөнки халыкны борчыган иң зур мəсьəлə хəл ителде.  Ниһаять, мәдәният йорты һәм фельдшерлык пункты үзенең ишекләрен ачты.  Бүгенге көндә балаларга да, өлкәннәргә дә шушы җылы, якты бинада югары кимәлдә медицина ярдәме күрсәтеп була.  Яшьләргә кич көне килеп ял итәр урын бар хәзер. Соңгы елларда  авыл халкы Яңа ел кичәләрен суык бинада каршы ала иде.  Якынлашып килүче Яңа елны каршылау кичәсен Яңа Куктау авылы халкы шушы якты, җылы бинада каршы алыр.  Барыбыз да көч салып бу эшне башкарып чыгуга бик шатбыз.  «Бердәмлектә көч», дип юкка гына әйтмиләр. Эшләр тәмамлангач бәйрәм дә күңелле. Шушы эшләрне башкарып чыгуда авыл халкы бик күп көч салды. Барлык катнашкан кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. 18 яшьтән өлкән һәр бер кешедән 800 сум куләмендә акча жыелды. Әлбәттә, бу авыл халкы өчен әз түгел, гаиләдә бер генә өлкән кеше тугел, ә -ике, -өч, -дүрт, -биш кеше яшәгән гаиләләр дә бар бит авылда. Шундый гаиләләрне дә әйтеп үтәсем килә. Менә алар: Халяповлар -4000 сум, Зиязетдиновлар,  Давлетшиннар, Кабировлар, Габдуллиннар 3200 шәр сум  бирделәр.                                                                                Авыл халкы акчалата гына түгел, жыештыру буяу һәм башка эшләрне дә авырсынмыйча, зур теләк белән башкарды. Шулар арасыннан Карабаш авыл советы эшчесе Маргарян Армен, культорганизатор Иванова Энҗе, Гилметдинов Азатлар һәм башкалар.                                                                                                         Район Советы депутаты, Иш- тау җәмгыяте җитәкчесе Яңа Куктау авылында яшәүче Узаманов Хәмит Габит улына да  зур рәхмәтебезне белдерәсе килә. Ул авыл халкына теннис өстәле, шашка һәм шахмат уены буләк итте. Менә бүген ул беренче ярыш үткәрде. Ярыш бик күңелле үтте. Киләчәктә дә шундый ярышлар гел булып торыр, авыл халкы бик теләп йөрер шушы мәдәният йортына  дип  ышанып калабыз.                                                                                                                                  Урындагы инициативаларны яклау программасы ел саен дəвам итеп Карабаш җирлегендәге калган башка бик зур мəсьəлəлəрне дə хəл итəргə ярдəм итəр дип өметлəнəбез. 

                                                                                     Рәфит Шәнгәрәев

SAM_3118 SAM_3127 SAM_3117 SAM_3136 SAM_3139 SAM_3154-1024x768 SAM_3156SAM_3162 SAM_3163 SAM_3169 SAM_3175 SAM_3180 SAM_3183  SAM_3188 SAM_3195 SAM_3196