Юбиляр түрне бизәр!

 15 апрель көнне Иштерәк авылында яшәүче Гарраф Миназовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 90 яшен тутырган сугыш ветераны иртәнге яктан ук котлаулар һәм тәбрикләүләр кабул итте. Карабаш авыл биләмәсе башлыгы Шәнгәрәев Рәфит Ибраһим улы Миназов Гарраф Гимаз улын ихлас күңелдән юбилее белән котлады, аңа ныклы сәламәтлек, балалары һәм якыннары арасында тагын күп еллар бәхетле гомер кичерүен теләде, шәхсән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырды. 

                                         Кадерле Миназов Гарраф  Гимаз улы!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел Сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай на­сыйп итеп Сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән го­мер итәргә язсын иде.

              IMG_20170415_094342_1    IMG_20170415_094325    IMG_0956