24 март көнне район буенча игълан ителгән “Дуслык моңы” фестивале Кужбахты авыл советы жирлегендә дәвам итте. Элек-электән үк татар халкында ерактан килгән кунакларны купереп пешкән икмәк һәм татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән каршы алу гореф-гадәткә кергән. Кужбахтылыларда, безне авыл башыннан икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алып, бәйрәм Кужбахты мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда хатын-кызлар вокале кунакларны моңлы жыр белән каршы алды. Андагы кул әшләреннән әшләнгән күргәзмәдән берсе дә битараф калмагандыр. Без бу кичне үзебезне көтеп алынган, кадерле кунак итеп хис иттек. Кунакка барганда буш кул белән бармаган кебек, без дә буш кул белән килмәдек Кужбахтыга. Бәйрәм соныннан тамаша залында дәвам итеп, Карабаш авыл советы жирлегендә урнашкан үзешмәкәр сәнгать осталары әзерләгән зур концерт программасы белән дәвам итте. Концерт үз әченә жыр-бию, гармун-курай моннарын, авылда яшәп үзләре ижат иткән шигырьләрне, фольклор-ансамбльләрне үз эченә алган иде. Һәр бер номер үз биеклегендә чыгыш ясалып, тамашачыларның алкышларына күмелеп барды. Концерт азагында Карабаш авыл хакимияте башлыгы Рәфит Ибраһим улы Шәнгәрәев эстафетаны Кужбахты авыл хакимияте башлыгына тапшырып, аларны 7 апрель көнне Карабаш жирлегендә көтеп калуларын әйтте. Кабат очрашуларга кадәр, Кужбахтылылар! Нәсимә Инсапова