8 июль – Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Карабаш авыл Советы биләмәсе җирлегендә – Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнеп үтте. Аны Карабаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфит Ибрагим улы ачты һәм изге теләкләрен юллады. Уңган һәм тырыш гаиләләрдән Загидуллин Роберт һәм Раушания, Загидуллин Радик һәм Гөлзар, Мусаллямов Илнур һәм Айгөлләрнең гайләләре катнашты. Бәйрәмне төрле җыр- биюләр, уеннар белән уреп библиотека эшчесе Ганеева Венера алып барды. Бәйрәмнең азагында биләмә башлыгы Р.И.Шангареев гаиләләргә мактау грамоталары тапшырды.