23.06.2018 ел. 60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет!!!!

     Гомер итү-үргә менү диләр,  ә үргә менү бердә җиңел түгел. Менә шул чакта янында тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу әллә нинди авырлыкларны да җинәргә ярдәм итә. 23 июнь көнне Иштирәк авылы мәдәният йортында узган кичә  мөхәббәткә, яшьлектәге мөхәббәтләренә тугры калып 60 ел бергә гомер иткән Тәгъзимә һәм Мәгфүрҗан Шәемовларга багышланды.Кичә 60 ел элек булган “килен төшерү” йоласын чагылдырган театральләштерелгэн сәхнә  белән башланып китте.Аннан сон юбилярлар сәхнә түреннән урын алды.Аларны котларга балалары, онык-оныкачлары, туганнары, күршеләре,дуслары килгән иде. Һәр берсе жылы сүзләрен, бүләкләрен тапшырды. Иң зур бүләк, могаен, Карабаш авыл хакимияте башлыгы Рәфит Шәнгәрәев кулыннан Башкортостан республикасы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитовның  бүләге булгандыр.Карабаш авылы хакимияте, Мир ширкәте үз бүләкләрен тапшырды.Кичәне авыл үзешчәннәре дәвам итте.Тормышларыгыз мул,балаларыгыз тигез,оныкларыгыз тәртипле,үзегез бэхетле тормышта озак еллар саулык белән гомер кичерегез! 

    Мөхәббәтнен гомере чикләнмәгән,         

    Ул хас тугел бары яшьләргә.
    Ул яраткан кешең йорәгендә ,                                                    

    Гомер буе янып яшәүдә

                                            Нәсима Инсапова (Ганиева)