03 декабрь көнне Карабаш авылында мәчет ачылды

p1000695

03 декарбь көнне Карабаш авыл хакимияте җирлегендә Карабаш авылында ” Бердәмлек” мәчете үзенең ишекләрен ачты. Мәчеткә 2012 елда нигез салынган  иде.Мәчетнең 1 каты балаларга дин дәресләре бирү өчен  ,ә икенче каты  намаз уку һәм  вәгаз  сөйләү өчен җихазландырылды . Мәчетне эшләүдә финанс яклап зур ярдәм күрсәтүче  шәхси эшкуар Ялалов Рәсүл Интан улы, ,ООО “Дюртюлистройдеталь” ДО ОАО “Стронег” директоры Идрисова Мәүлидә Лотфрахман кызы , Уфа шәһәрендә яшәүче Шакуров Фларис Ибрагим улы бик күп өлешләрен керттеләр . Шулай ук түбәсен ябу, ай кую,  Директор ООО” Оникс” Ахметов Ильфир Фарит улы,  электрлаштыруны Карабаш авылында туып үскән, бүгенге көндә Нефтекамск шәһәрендә яшәүче ООО “Элеком“ җәмгыяте директоры Нурмухаметов Равиль  Әхнаф улы ,  тирә – ягына агач утыртуда Якупов Фидрат Хадит улы , керү юлларын тәртипкә салуда асфальт җәюдә Илеш участкасы ООО “Дорожник” начальнигы Гильданов Венер Халил улы үзенең бригадасы белән эшләде.,М.Горький колхозы председателе Гильфанов Иршат Равил улы подвалның идәнен җәю өчен агач материаллары белән ярдәм итте. Шулай ук Карабаш авыл халкы тарафыннан акча җыелып тимер  койма ясатып  әйләндереп алу эшләре башкарылды.  Киләчәктә ” Бердәмлек” мәчетенең ишекләре хәрвакыт ачык  булсын һәм кешеләргә хезмәт итсен дигән теләктә калабыз.  “Бердәмлек” мәчетен салуда ярдәм иткән барлык кешеләргә Карабаш авыл хакимияте үзенең зур рәхмәтен җиткерә.